" Әни ,
әнкәй ,әнием "
Максат: Әниләрнең газиз, кадерле кеше
булуларын тагын бер кат
аңлату; әниләргә
хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү, аларны
рәнҗетмәскә,аларга
авыр сүз әйтмәскә кирәклеген төшен-
дерү.
1укучы: Ягымлы бер сүз белән
Елмайтыйм әле сезне.
Мин яраткан ул сүзне-
Иң кадерле зур сүзне.
Сез дә аны беләсез, -
Мөмкин түгел белмәскә!
Әниеңә сыенып
"Әни, әнкәй” димәскә.
2 укучы: Әни
безне үстерә
Күкрәк
сөтен имезеп,
Елаганда
юата,
Башка кулын тигезеп.
Киендерә, ашата,
Мәктәпкә илтә безне.
Ничек сөеп әйтмисең
Әни дигән зур сүзне?
3укучы: Әни диеп әйтү өчен,
Әниең булу кирәк
Әти белән әни миңа
Гаиләдә ныклы терәк.
-Әнием дип һәр көн иртән
Күзләремне ачам мин.
Бәхет ишеге ачкычы,
Әнием
ул бит - син.
4 укучы:
Кызым диеп,-балам -диеп
Иңнәремнән кочасың.
Тормышыма ямь
бирүче
Иң шәфкатьле кеше син.
Жыр
"Әнием”
5укучы: Әниләрдән газиз кем бар?
Алар
күңелендә изгелек.
Әниләрне
,зинһар, саклый белик
Авыр
сүзләр әйтеп рәнҗетмик.
6 укучы:
"Балам " диеп ана гомер буе
Яши
бары бала хакына.
Телик
аңа бәхет-шатлыкларны
Рәхмәт
әйтеп барсы-барсына.
Алып баручы: - Көннең яктылыгы
–кояшта,
Күкнең
матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең
гүзәллеге-хатын-кызлар да
Тормышыбызны ямьләүче,
Иң шәфкатьле, иң акыллы кем соң ул?
Хор:
-Ул минем кадерле әнием .
-Дөньяда
иң мәрхәмәтле кеше-
Хор
: -Ул минем сөекле әнием!
- Өйне –ямьле,ризыкны
тәмле итүче өлгер хуҗабикә-
Хор: -Ул минем әнием!
Җыр:
2 өлеше
: Әниләр ярышы.
Әниләргә кызыл, сары , яшел фигуралар тарату. Кызыл төсләр 1 команда, сары 11 команда, яшел 111 команда була. Җюри
укытучылар була.
1.
Командаларга исем, девиз ,җыр уйлау.
2.
Уен” Балабызны беләбезме? ". Балалар
анкетасы алдан әзерләнә. Әниләр сорау-
анкетага җавап яза һәм балаларныкы белән чагыштырабыз.
-
Бала нинди төс ярата?
-Нинди
кием кияргә ярата?
-Балаңның
яраткан бәйрәме?
-Яраткан
шөгыле?
-Нинди ризык ярата?
-
Гаиләдә кемне күбрәк ярата?
Туры
килгәннәре очко ала.
3.
Бу уен "Артист " дип атала. Әниләргә
төрле ситуацияләр тәкъдим ителә. Сез шуларны күрсәтергә тиеш. Чын артистлар
бармы икән?
-Сезне
эт тешләде;
-Бармагыгыз
ишеккә кысылды;
-
Энәгә утырдыгыз;
-
Туңдырма ашыйсыз.
-Сез
карбыз ашыйсыз;
Музыкаль пауза. Әни белән кыз башкаруында җыр
4. Алдагы яңа сынау "Баш хисапчы " дип атала.Әниләр акча-ларны саный-саный сорауларга
җавап бирәләр хисапта ялгышмаска тиешләр.
-Сезгә
ничә яшь ?
-
Балагызның әтисе ни исемле?
-
Кызыгыз ничәнче сыйныфта укый?
-Йорт
хайваннары асрыйсызмы?
-Кыз
фамилиягез ничек?
-Ничәнче
размер аяк киеме киясез?
-Яраткан
җырчыгыз кем?һ.б.
Муз.пауза.
Татар халык биюе. Әнисе белән кызы башкаруында.
5. "Зирәкләр, тапкырлар” уены.Тиз генә бирелгән
сорауларга җавап бирү.
-Дөньяда берәү генә-
Авылда өй
саен. ("ө”).
-Казан ханбикәсе.(Сөембикә)
-Капма-каршы мәгънәле сүзләр(антоним)
- Халык авыз иҗаты (фольклор)
- Үз тормыш юлың турында язу(автобиография)
-Дөя ничә л су эчә? (80)
-Нәрсәне күрү җиңел? (кеше гаебен)
-8 хәрефле милли ашамлык (өчпочмак)
6.
Бирелгән саннар артындагы сүзләр кергән җыр җырлау.
1
– "әнкәй” 4-"син дип
торам”
2-
"түзәргә кирәк” 5- "күңелне юатырга”
3-
тал бөресе 6-"бәхеттә,шатлыкта”
Сүз җюриларга бирелә. Командалар арасында урыннар
билгеләнә. Әниләргә рәхмәт әйтелә.
3 өлеше. Әниләр пешереп алып килгән ризыклар белән
чәй эчү.
4 өлеше. Биюләр,уеннар.
|