Суббота, 20.04.2024, 07:45
Приветствую Вас Гость | RSS

МОУ НОШ с.Каенсар

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Гаилә бәйрәме
[ Скачать с сервера (33.5 Kb) ] 12.04.2010, 10:50

1а/б  Гаилә-ул җылы учак.Учак янына аның әгъзалары җые-ла.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

 

2а/б. Гаилә- тормыш нигезе. Ул нык,тату икән,димәк ,дәүләт тә,җәмгыятьтә нык дигән сүз .Әти-әни аның тоткасы булса, балалар-гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын ,көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап ,рәнҗетмичә,хөрмәтләп яшәргә кирәк.

 

 

  Музыка астында әти-әниләр командага бүленеп, түгәрәк өстәл янына утыралар.

 

 

1а/б . Хәзер ике команда арасында ярышны башлыйбыз.

 

2а/б. Беренче сорау .Нәрсә ул- гаилә?

 

             (һәр команда үз фикерен әйтә)

 

 

1а/б. Сезнең гаилә турында фикерегезне тыңладык.Ә үз гаиләләре   турында балалар нәрсә язды икән? Хәзер без кечкенә иншалар укыйбыз.Аларны сезнең улыгыз яки кызыгыз язган..Исемнәрен язарга онытканнар.Тыңлыйк әле, үзебезне табыйк әле.

 

 

                  (һәр командага 1әр инша укыла.)

 

Җиңүче командага 1 укучы башкаруында җыр.

 

 

2а/б. Хәзер әти-әниләргә иҗади эш бирәбез.Дәфтәр битенә шигырь  язылган,ләкин төшеп калган сүзләр бар.

                  1командага

 

Эзе(калсын) керсез намусыңның                 Көчлелегең б/н горурланм

Ни үтсәдә синең (кулыңнан)                    Кешелегең б/н горурла!

2 командага         Син  яшәмә(җирдә) файдасыз бер

                               Түмгәк(булып) тигез урында.

                               Янып калсын (гомрең)маяк булып,

                               Үзеңнән соң (килгән) буынга.

 

                Муз.пауза. Җыр.

 

1а/б. Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр,киңәшләр,үгет-нәсихәтләр бар.Мәкальләрдә бала тәрбия-ләүнең әти-әниләргә гаять җаваплы эш икәнлеге әйтелә.Әти-әниләр мәкальләрне ничек истә тоталар икән ,шуны сынап карыйк әле.

 

 

1 командага мәкальләр:

 

1) Эшләгәнең кеше өчен булса,(өйрәнгәнең үзең өчен).

 

2) Оясында ни күрсә,(очканда шул булыр).

 

3)Җылы җил бозны эретә( җайлы сүз җанны эретә).

 

2 командага:

 

1)Ана күңеле балада(бала күңеле далада).

 

2)Өйнең яме (бала белән).

 

3)Каты сүздән тал сына( йомшак сүзгә таш сына).

 

Муз.пауза.

 

2а\б. Туган телгә,иксез-чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе –бишек җырлары.Безнең әти-әниләр бишек җырлары белә микән?

 

                     (һәр команда бишек җыры башкара)

 

 

 

1а/б.Гаиләнең ныклыгы,татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйлә.Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм:

 

-Кайвакыт ул мамык төсле йомшак ,кайвакыт таш кебек каты ,кайчагында баллы,кайвакытта әремнән дә әче,кылыч кебек үткен дә була. Ул нәрсә? (тел)

 

1 командага: Өнсез,җансыз-иң яхшы дус,

                                   Теле юк,үзе аңлата.(китап)

 

2 командага: Бер байлык бар-янмый,

                                 Карак та урлый алмый,

                                 Төшеп тә югалмый.(белем)

 

1коман:  Нәрсәне сатып алып булмый? (гомер)

 

1коман.: Дөньяда иң кирәк,иң кирәктән ни кирәк?

                                                      (сәламәтлек)

 

2а/б .Ни өчен табышмаклар белемгә,сәламәтлеккә,китапка ба-гышланган?

 

                  (ике команданың фикерен тыңлау)

 

Җавап:   Гомерне үкенмәслек итеп үткәрергә,белем алырга   тырышып  эшләргә,яхшы гамәлләр кылырга,белгәннәреңне башкаларга өйрәтергә кирәк.

 

                    Муз.пауза.

 

1а/б. Сөйдергәндә тел,биздергән дә тел ди халык.Матур,йомшак,ир-кәләү сүзләре бигрәк тә балаларга кирәк.Ул аны көненә 12 тапкыр тоярга тиеш.

 

             (һәр команда 12 сүз яза.1минутка)

 

1а/б.Матур сүз баланың кәефен күтәрә,тынычландыра ,эшчәнлеген арттыра.Шуңа күрә балалардан ягымлы сүзне кызганмагыз.

 

2а/б.Хәзер без сезнең белән бер тылсымлы сүз белән танышабыз.

Менә, бу конвертта хәрефләр бирелгән.Шул хәрефләрдән   миһербанлы дигән сүзне җыярга кирәк.

(кайсы команда тизрәк җыя)

 

2а/б .Нинди кешегә миһербанлы диләр?

 

            (һәр команданың фикерен тыңлау)

 

Җавап: Шәфкатьле,мәрхәмәтле,кешелекле,яхшы,йомшак күңелле.

 

1а/б.Бала үстерүче әти-әни педагогика белән таныш булырга тиеш,

чөнки тәрбия гаиләдән башлана.Командаларга пед.ситуаия

тәкъдим итәбез.

 

2а/б Кадерле ата-аналар,сез үзегезнең нәсел тарихын белергә һәм моны балаларыгызга җиткерергә тиеш.

 

(һәр командадан 1 кеше әйтә)

 

1а\б. Хәзер бер уен уйнап алырбыз.

 

                1 ,2, 3, 4, 5

1 коман.бер кеше бер санны ала, артында язылган җырны җырлау.

 

1 – "әнкәй”                                    4- "Син дип торам”

2 – "түзәргә кирәк”                     5- үзләре теләгәнне.

3 – "тал бөресе”

 

 

Нәтиҗәләр чыгару,җиңүчеләрне билгеләү.
Категория: Мои файлы | Добавил: сазида
Просмотров: 6287 | Загрузок: 543 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 2.2/11
Всего комментариев: 2
2 ioykufn  
0
http://www.df.rwmv.ru/specialnost-reklama.html специальность реклама

1 dyliflij  
0
Разошлю Вашу рекламу на 160000 форумов 50$.Как создать рекламу
rekl09(собачечка) mail(тут точка) ru

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта
Форма входа
Категории раздела
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Погода